Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования
«Сармановская детская школа
искусств им. И.Г.Шакирова»

Часы работы:

-
-
-

“Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында, Казан шәһәренең «Ленин» мәдәни-ял комплексында Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы турында сөйләде.

07.07.2024

 

“Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында, Казан шәһәренең «Ленин» мәдәни-ял комплексында Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы турында сөйләде.

Чара интерактив мәйданчык – «Сөлге туе» буыннан буынга кучкән гаилә ядкәрен тапшыру күренеше, гаилә мастер-класслары, төбәкнең гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләүче көнкүреш әйберләре һәм уникаль чигү үрнәкләре күргәзмәсе тәгьдим ителде.

Тамашачылар гаилә иҗат коллективлары, үзешчән сәнгать осталары һәм районның горурлыгы булган танылган якташ җырчыларыбыз белэн берлектэ матур жырлар башкардылар. Концерт дәртле биюлэр белән урелеп барды. «Сарман үзе җырлап торган исем» концертыбызнын исеме жисеменә туры килде.Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе милли бизәкләр һәм көнкүреш әйберләре ясау буенча мастер-класслар үткәрде. Балалар кулы белэн ясалган эйберлэр кургәзмэсе тәкъдим ителде.