Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования
«Сармановская детская школа
искусств им. И.Г.Шакирова»

Часы работы:

-
-
-

“Сандугач керде күңелгә” дип исемләнгән отчет концерты.

24.05.2024

 

23 май көнне район мәдәният йортында Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбенең «Сандугач керде күңелгә» дип исемләнгән отчет концерты узды. Концертта чыгыш ясаган И.Карпова җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль, Г.Нургалиева җитәкчелегендәге «Умырзая» үрнәк бию коллективы, М.Гадеевның баянчылар ансамбле, Р.Хазиеваның «Шатлык» вокаль ансамбле, М.Хакимуллинаның «Дуслык» вокаль ансамбле. Укытучылары Р.Хамидуллина, М.Хакимуллина, Л.Нургалиев булган укучыларның төрле уен коралларында уйнавын һәм ачыклавын тамашачылар һәм әти-әниләр яратып кабул иттеләр һәм югары бәяләделәр. Концертта республика-күләм һәм районда үткәрелгән конкурсларда җинүчеләр дипломнар, рәхмәт хатлары , истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Мәктәпне тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды. Файеда рәсем сәнгате бүлегендәге укучыларның эшләреннән оештырылган күргәзмә һәркемдә җылы тәэсир калдырды.