Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования
«Сармановская детская школа
искусств им. И.Г.Шакирова»

Часы работы:

-
-
-

“Созвездие-Йолдызлык” XXIV балалар-яшьләр телевизион фестиваленең төбәк туры гала-концерты

29.02.2024

 

Кичә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» XXIV балалар-яшьләр телевизион фестиваленең төбәк туры гала-концерты үтте. Анда Зәй, Сарман, Түбән Кама шәһәр һәм районнарыннан иң талантлы балалар һәм яшьләр чыгыш ясадылар. Ике көн дәвамында барган бәйгедә меңнән артык бала һәм яшь кеше төрле номинацияләрдә көч сынашты.

«Вокаль ансамбльләр» номинациясендә Сарман балалар сәнгать мәктәбеннән Миләүшә Хәкимуллина җитәкчелегендәге «Дуслык» ансамбле II урынга,«Балачак» ансамбле (җитәкчесе — Резедә Хаҗиева) махсус призга, хореография номинациясендэ Гөлшат Нургалиева җитәкчелегендәге «Умырзая» ансамбле III урынга, «конферанс»номинациясендэ Азамат Исламов, Самира Сабирҗанова (җитәкчеләре — Алсу Сәлимгәрәева, Зөлфия Исламова) махсус призга лаек булдылар.